Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2019, 11:41

Чын педагог, йомшак күңелле тәрбияче

Балалар иртән бакчага килү белән тәрбияче апалары Наталья Алексеевна Кузнецова янына йөгерәләр.

Берәүләр шатлыгы белән уртаклашырга ашыга, икенчеләр егылып берәр җирен авырттырганы турында сөйли, өченчеләре кызыклы мультик караган яисә кунакка барган, ә кемгәдер яңа уенчык сатып алганнар һ.б. һ.б. Бөтен эч серләрен апалары белән бүлешкән балалардан нинди генә яңалыклар ишетми ул. Берәрсенең энесе яисә сеңлесе туачагын да туган-тумачаларыннан алдарак беләдер әле.

Наталья Алексеевна – чын педагог. Ул һәр занятиене балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы булырлык итеп үткәрә. Һәркайсында иҗат итү, рәсем төшерү, эзләнү эшләре белән шөгыльләнү теләге уятырга тырыша... Балалар белән һәр очрашу сәяхәтләр һәм байлык эзләүгә корылган уенга әйләнә: менә, мәсәлән, балалар тәрбияче апалары белән бергә Төньяк котыпта ак аюлар арасында йөри, диңгез-океанда дельфиннар белән йөзә яисә ракетага утырып җиһанга оча...

Озак еллар шушы өлкәдә эшләгәнлектән, балалар үзара шаярышып утырмасын, сугышмасын өчен ничек аларга шөгыль табарга, бәләкәчләрнең сәләтен ачарга һәм киләчәктә күркәм шәхес булырга, яхшы кеше булып үсәргә ярдәм итәргә икәнен анык белә.

— Бу һөнәрне аңлы рәвештә сайладыгызмы? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

— Балалар яратам, мәктәптә укыган чагымда күршедә яшәгән малай-кызларны “тәрбияли”, алар белән төрле уеннар оештыра идем. Шуннан сигезенче класста белем алганда тәрбияче булачакмын дигән ныклы карарга килдем. Унынчы классны тәмамлагач, “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп алдым. Соңыннан Уфаның 1 санлы педучилищесына укырга кердем, — дип җаваплады ул.

Наталья Алексеевнаның хезмәт эшчәнлеге 1991 елда башлана. Һәм шуннан бирле сайлаган һөнәренә тугры кала. Югары категориягә ия, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеме белән бүләкләнгән.

— Беренче көн эшкә чыкканымны бүгенгедәй хәтерлим. Балалардан кемдер кызыксынып, кемдер ятсына биребрәк миңа баккан. Алар белән уртак тел табу өчен балалар психологиясен белергә, йомшак күңелле булырга, бала яратырга кирәк. Шушы сыйфатлар мәктәпкәчә тәрбия бирүдә иң мөһимнәре, дип саныйм, — ди Наталья Алексеевна. — Шуның белән бергә күпне белергә тиешсең. Чөнки сиңа көн дәвамында “ни өчен?” дигән сорау явып кына тора. Аларның һәркайсына аңлаешлы җавабың булу зарур. Һәм, әлбәттә, бертуктаусыз үз өстендә эшләргә, осталыгыңны арттырырга, тәрбия һәм белем бирүнең яңа ысулларын кулланырга кирәк.

Бүген Наталья Алексеевна быел мәктәпкә төшәчәк әзерлек төркеме белән эшли. Анда 20дән артык бала. Ул малай-кызларны укырга, язарга, санарга, рәсем төшерергә өйрәтергә, сөйләмнәрен үстерергә тиеш. Бер минут тик тормаган егермедән артык бала белән эшне ничек оештырмак кирәк дип аптырап та куясың. Баксаң, бай белемле педагог өчен бу берни түгел икән, балалар аны бер карашыннан аңлап тора.

Тәрбияче ата-аналар белән дә ышанычлы мөнәсәбәт коруга ирешкән. “Әкият” балалар бакчасы коллективында аны таләпчән һәм гадел белгеч буларак беләләр.

... “Әни, син бүген тагын иртә килгәнсең. Мин уйнап туймадым бит әле. Кайтмыйм, кайтасы килми, мин уйнарга телим...” — балаларның шушы сүзләре генә дә тәрбияченең тырыш хезмәтенә зур бәя булып яңгырый.

Светлана НУРИӘСЛАМОВА, Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге педагогы.
Читайте нас: