Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар 2019, 11:23

Укытучы балага кул күтәргән

Тольятти мәктәбендә булган хәлне тикшерү бара.

Социаль челтәрләрдә 5нче сыйныф укучысының яңагына як-яклап суккалаган укытучының видеосы таралды. Тольяттиның 93нче мәктәбендә 5нче сыйныфта биология дәресе вакытында була бу хәл. Видеодан күренүенчә, укытучы беренче партада утыручы кызның алдыннан әйберләрен бәреп төшерә, ә аннан соң берничә тапкыр аның битенә суга, муеныннан эләктереп ала.
Соңыннан ачыклануынча, укучы дәрес вакытында рәсем төшереп, комачаулап утырган. Укытучының кисәтүенә игътибар итмәүче укучы аны чыгырыннан чыгарган да инде.
Әлеге вакытта Тольятти мәктәбендә тикшерү бара, директор урынбасары да булып торган биология укытучысы вакытлыча эшеннән азат ителгән.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: