Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2019, 11:44

Безгә һәр бала якын

Балалар, сәламәтлегенә карап, төркемнәргә бүленми.

Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Владимировна "Тамыр" балалар һәм үсмерләр студиясендә булды.
Телеканал директоры Гөлназ Колсарина һәм "Ана йөрәге" Аналар советы рәисе Гөлшат Ибраһимова мөмкинлекләре чикле балалар турында сөйләде.
- Балаларны ниндидер үзенчәлекләр буенча бүлмибез. Безгә һәр сабый якын, тапшыруларыбыз да һәр бала өчен тәгаенләнгән, - диде Гөлназ Колсарина.
Каринэ Хәбирова, физик мөмкинлекләре чикле балалар тулыканлы тормыш белән яшәргә тиеш, дип билгеләде. Очрашуда 8 Март бәйрәменә кечкенә кызлар өчен матур чара оештырылачагы турында да сүз булды.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: