Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 гыйнвар 2019, 19:39

Катыргы “зачетка” селкеп йөрү бетә

Быелдан ул электрон вариантта булачак.

Студент тормышына да югары технологияләр үтеп керде.
Хәзер сессияне дә виртуаль тапшырып була. Русиянең кайбер алдынгы вузлары, катыргы зачет кенәгәсеннән баш тартып, электрон вариантка күчәргә карар итте. Әлегә кадәр имтиханда яхшы билге алырга, “халява”га өметләнеп,
"бишле"ләр тезелгән зачеткасын селкеп йөргән (имеш, профессор элекке билгеләрне күрү белән шулар йогынтысына бирелә) студентларга моннан соң башка юл эзләргә кала.
Быел Дәүләт тикшеренү технология университеты студентлары беренче тапкыр “кәгазьсез” сессия тапшыра — имтихан нәтиҗәләре базага кертелә һәм студентның сайттагы шәхси кабинетында саклана.
Әлегә виртуаль зачеткалар белән беренче курс студентлары гына куллана, шулай да тиздән бу яңалык барлык студентларга да кагылачак.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: