Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 гыйнвар 2019, 19:45

Гимназия һәм лицейларда сәләтлеләр генә укыячак

Уртача укучы балалар мондый уку йортларында белем алмаячак.

Мәгариф министрлыгы һәм Русия Фәннәр академиясе илнең йөзләгән алдынгы мәктәбен муниципаль карамактан төбәккә тапшыруны күз алдында тоткан проект башлап җибәрергә ниятли.
Аларда талантлы укучылар гына белем алачак, ә уртача өлгәшүчеләр бу белем учакларына эләгә алмаячак.
Бүген Русиянең көчле мәктәпләре — гимназияләр һәм лицейлар - муниципаль карамакта, бу инде анда төрле дәрәҗәдә өлгәшүче балалар укырга керә ала дигәнне аңлата. Шуңа да укытучылар сәләтле балалар белән аерым шөгыльләнә, аларны вузларга әзерли алмый, чөнки уртача өлгәшүче укучыга юнәлеш тотарга туры килә.
Кайбер белгечләр фикеренчә, андый гимназия һәм лицейларда балалар беренчедән түгел, ә алтынчы сыйныфтан башлап укырга тиеш.
Әлеге вакытта берничә төбәктә проектны сынап карау башланган.
Фото: Учительская газета
Читайте нас: