Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар 2019, 11:48

Укытучы – алдан күреп эш итүчеләр һөнәре

Быелгы уку елында районның яшь укытучылар сафы тулыланды. Таң мәктәбенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Руслан Ринат улы Шәйдуллин эшкә килде.

Яңа укытучыны коллективта җылы каршы алганнар. Учреждение җитәкчелеге аны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл кылган.

Руслан Ринат улы 2011 елда М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. Моңа кадәр Уфа мәктәпләренең берсендә укыткан. Шулай булгач, аның беркадәр эш тәҗрибәсе бар. Шуңадырмы, ул Таң мәктәбе коллективына тиз өйрәнеп киткән, укучылар белән дә уртак тел табарга өлгергән.

— Авыл балалары күпкә тыйнаграк, тәртиплерәк, укытучыларга ихтирамлырак. Шул ук вакытта биредә сәләтле балалар күп. Шуңа алар белән эшләве кызык та, күңелле дә. Мәктәп коллективын да яраттым, анда һәрчак дустанә атмосфера хакимлек итә, — ди Руслан Ринат улы.

Укучы балалар укытучы абыйларын тиз арада үз иткән. Яшь педагог Таң мәктәбендә озак эшләр дип ышанасы килә.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: