Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 декабрь 2018, 13:12

Әкият иленә сәяхәт

Башкорт теле көнен билгеләү алдыннан Иске Күчәрбай урта мәктәбендә “Һаумы, һаумы, Әкиәт” дип аталган дөнья халыклары әкиятләрен башкорт телендә сөйләү буенча район конкурсы үтте.

Чара хуҗалары бу көнне чын-чынлап әкияттәге кебек итүгә зур тырышлык салган: катнашучылар өчен мәктәп буенча, мәктәп музеена экскурсия оештырылды, конкурсның бай эчтәлекле программасы тәкъдим ителде.

Гомум белем бирү мәктәпләрендә белем алучылар жюри хөкеменә 20 әкият тәкъдим итте, шул исәптән, иҗат коллективлары 4 әкиятне сәхнәләштереп күрсәтте. Ярышта җәмгысы район мәктәпләренең 2-7 классларында белем алган 35 укучы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча кече төркемдә беренче урынга — 2 класс укучысы Әминә Шәяхмәтова, урта төркемдә 6 класс укучысы Луиза Исхакова лаек булды. Алар икесе дә Языково мәктәбе исеменнән чыгыш ясады. Шулай ук Иске Күчәрбай, Югары Каргалы, Таң, Первомайский һәм Алексеевка мәктәпләре укучыларының чагу чыгышларын телгә алырга кирәк.

Могҗизалы яңа ел алдыннан конкурста катнашучылар мәгариф бүлеге Дипломнары һәм остазларыннан татлы бүләкләргә ия булды.

Светлана Кәлимуллина,

мәгариф бүлегенең методик бүлмә мөдире.
Читайте нас: