Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 декабрь 2018, 18:49

Ә син стипендия алыр өчен тырышасыңмы?

Башкортстан Башлыгы стипендиясе укуда уңышка ирешкән яшьләргә бирелә.

Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы, югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентларга һәм аспирантларга Башкортстан Башлыгы стипендияләре тәгаенләнде. Югары стипендия агымдагы уку елында зур уңышка ирешкән кызлар һәм егетләргә тапшырыла.
Башкортстан Башлыгы стипендиясе ел саен республика югары уку йортларындагы — 130, һөнәри белем бирү оешмаларындагы 125 студентка һәм 55 аспирантка бирелә. Шулай ук югары стипендияне республикада туып-үсеп, әлеге вакытта читтә белем алучы 10 студент (аспирант) һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вузларында укучы 5 студент алачак.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: