Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 декабрь 2018, 11:20

Укытучылар һөнәри осталыкта көч сынашты

“Ел укытучысы-2019” республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Анда районның 9 мәктәбеннән 10 педагог катнашты.

Языково һәм Таң урта мәктәпләре базасында һөнәри ярышта катнашучылар ачык һәм осталык дәресләре үткәрде. Рейтинг буенча бәя бирү нәтиҗәсендә составына мәгариф бүлеге методистларыннан тыш, директорларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары да кергән жюри Сарайлы төп гомум белем бирү мәктәбенең химия укытучысы Насыйрова Галия Гыйлемхәт кызын районның 2019 ел укытучысы дип таныды. Пришиб урта мәктәбенең география укытучысы Әбушахмина Наталья Вильгельмовна, Шырлык төп гомум белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Шәймөхәммәтова Фәридә Фәнит кызы конкурс призерлары булды. “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” номинацияләрендә рәт тәртибендә Дмитриевка төп гомум белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Завизион Анастасия Сергеевна һәм Таң урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова Зөлфия Фәрис кызы җиңү яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны ихлас котлыйбыз һәм эшләрендә артабан да уңышлар телибез!

Светлана Кәлимуллина,

мәгариф бүлегенең методкабинет мөдире.
Читайте нас: