Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2018, 19:25

Яңа ел балаларга могҗиза бүләк итә

Яңа елны каршылауга да санаулы гына көннәр калып бара. Менә-менә мәгариф учреждениеләрендә Кыш бабайлы, Карсылулы, әкият персонажлары, чагу тамашалар һәм бүләкләр белән яңа ел иртәләре башланачак.

Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, яңа ел иртәләре 19 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган бәйрәм белән башланып китәчәк. Анда тоташ районнан 110 бала килүе көтелә.

20 декабрьдә уку алдынгылары, фән олимпиадалары һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар өчен бәйрәм иртәсе үтәчәк. Әлеге чарага район мәктәпләреннән 145 укучы чакырылган.

21ендә безнең районнан дүрт укучы, отличник, активист, спортчы республика чыршысына бара. Болар – Пришиб мәктәбеннән Михаил Руденко, Мирныйдан Алмаз Авзалов, Кашкалашадан Дилара Шәйхетдинова, Языководан Радислам Ишмаев.

Ә 26 декабрьдә Мәскәү шәһәренең Дәүләт Кремль сараенда үтәчәк гомумрусия яңа ел чыршысына Языково мәктәбе укучысы Илшат Гыйльванов барачак.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: