Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2018, 18:30

Кытай теленнән дә БДИ кертелде

Русиядә дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүнең яңа тәртипләре расланды.

Яңалыкларның күпчелеге математика фәненә кагыла. Киләсе елның чыгарылыш сыйныф укучылары база һәм профильле математика буенча берьюлы БДИ тапшыра алмый. Укучыларга аның берсен генә сайларга туры киләчәк. Бу фәннән начар билге алучылар резерв көннәрдә аның дәрәҗәсен үзгәртеп тапшыра ала.
Киләсе елда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны элеккечә дүрт телдән түгел, биш телдән сайлап алачак. Инглиз, француз, немец һәм испан телләренә хәзер кытай теле дә кушыла.
Тагын бер яңалык: информатика буенча БДИны компьютерда тапшырырга мөмкин булачак. Әлегә бу яңа технология сынау үтсә дә, берничә елдан мәҗбүри кертеләчәк.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: