Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2018, 17:24

БДИ мартта башлана...

9нчылар һәм 11нчеләр өчен имтихан көннәре билгеле.

Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт алдагы елга БДИ, төп дәүләт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары тәртибен раслады.
9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе тәртибендә, узган ел белән чагыштырганда, артык үзгәрешләр юк. Алдагы елда да БДИ өч этапта узачак: алдан тапшыру (20 марттан 10 апрельгә), төп (27 майдан 1 июльгә) һәм өстәмә (3-20 сентябрьдә). БДИ география һәм әдәбият фәннәре белән башланачак. Һәр этапта резерв көннәр каралган.
Узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны алдан тапшыру этабында яки резерв көннәрдә тапшыра ала. Бер көнне ике фән бергә туры килгән очракта, укучы имтиханда резерв көнне дә катнаша ала.
9нчы сыйныфлар өчен дә имтиханнар өч этапта уза. Алдан тапшыру (22 апрельдән 14 майга), төп (24 майдан 2 июльгә) һәм өстәмә (3-21 сентябрьдә).
БДИда катнашу өчен гаризалар — 1 февральгә, төп дәүләт имтиханына 1 мартка кадәр кабул ителә.
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан
Читайте нас: