Кабаттан үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча, мәктәптә укыту өчен дәүләт тарафыннан рәсми тәкъдим ителгән федераль исемлектәге дәреслекләр саны 1370тән 863кә кадәр кимеде.
Билгеле булуынча, дәреслекләр буенча Фәнни-методик совет ел башында ук тәкъдим ителгән дәреслекләрне өстәмә экспертизага җибәрткән иде.
Өстәмә экспертизага 290нан артык тәҗрибәле эксперт җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, 863 дәреслек кенә уңай бәя алды.
Укытучылар, әти-әниләр һәм мәктәп укучылары өчен тагын бер шатлыклы хәбәр бар: федераль исемлектән элегрәк алып ташланган кайбер дәреслекләр кире кайтарылды. Шулар арасында башлангыч сыйныфлар өчен математика буенча Людмила Петерсон дәреслеге дә бар.
Фото: Социаль челтәрләрдән