Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 декабрь 2018, 14:29

Бүген унберенчеләр йомгаклау иншасы яза

Әлеге сынау БДИ тапшыруга үтү этабы булып тора.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа агымы старт алды: бүген Русиянең 650 мең чыгарылыш сыйныф укучысы инша яза. Бу сынау укучының БДИга керү-кермәвен хәл итә торган беренче имтихан булып санала.
Русиянең Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев ассызыклавынча, имтиханда күчерү, яки башка текстны сүзмә-сүз язу тыела. Йомгаклау иншасында темаларның биш юнәлеше билгеле: “Аталар һәм балалар”, “Хыял һәм чынбарлык”, “Үч һәм киңкүңеллелек”, “Осталык һәм һөнәр”, ”Яхшылык һәм рәхимсезлек”.
Укучылар иншаны 4 сәгать яза. Аның күләме 350 сүздән ким булмаска тиеш. 100 сүзгә биш хатадан да артык эшләргә ярамый.
Әлеге сынауның нәтиҗәсе — урта белемгә ия булуның мәҗбүри һәм БДИ тапшыруга үтү этабы булып тора. Иншадан “зачет” алган укучыларга гына Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга рөхсәт бирелә.
Фото: Kompravda.eu
Читайте нас: