Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 декабрь 2018, 13:29

“Киләчәккә билет” проектында 100 меңгә якын укучы катнаша

Бу хакта Русиянең мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

Декабрь ахырына кадәр 100 меңгә якын мәктәп укучысы махсус тестлар һәм һөнәрләр фестивале үтәчәк. Кызлар һәм егетләр, киләчәк тәкъдим итәчәк һөнәрләр белән танышып, аларны якыннан өйрәнәчәк.
Мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, проектта илнең барлык төбәкләреннән дә 6-11 сыйныф укучылары катнаша. Андый укучыларның саны ел ахырына кадәр 100 меңгә җитәчәк.
“Киләчәккә билет” проекты быел көз Мәгариф министрлыгы тарафыннан булдырылган иде.
Фото: Toipkro.ru
Читайте нас: