Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 ноябрь 2018, 11:53

Тышта — 25, ә бакчада...

Бүген төнлә Белорет якларында 25 градуска кадәр салкынайтты. Тиздән мондый салкыннар Уфага да киләчәк.

Ата-аналар гына түгел, Мәгариф министрлыгы да мәктәпләрдәге һәм балалар бакчаларындагы температура режимы турында борчыла.
СанПиН таләпләренә ярашлы, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында җылылык түбәндәгечә булырга тиеш.
Ясле төркемендәге кабул итү һәм уен бүлмәләрендә — 22 градус;
Кече, урта, әзерлек төркемнәрдәге кабул итү һәм уен бүлмәләрендә — 21 градус;
Барлык төркемнәрдәге йокы бүлмәсендә — 19 градус.
Мәктәптәге һәм балалар бакчасындагы температура режимының нормага туры килүе өчен җитәкчеләр җаваплы.
Читайте нас: