Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 ноябрь 2018, 12:24

Дуван районында ике мәктәп төзеләчәк!

Балалар уңайлы шартларда укырга тиеш, - дип белдерде Радий Хәбиров Дуван районында булганда.


2020 елга Дуван районында ике мәктәп ишекләрен ачачак.
Шуларның берсе Тастүбә авылында төзеләчәк. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиевка проект эшләрен озаклатмаска кушты.
Озеро авылы укучылары да ике елдан яңа мәктәптә укый башлаячак. Мәктәп директоры Татьяна Галстян Радий Фәрит улына авария хәлендәге мәктәп урынына яңасы кирәклеген җиткерде. Төбәк җитәкчесе бу башлангычның да уңай хәл ителәчәген белдерде.


Читайте нас: