Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 ноябрь 2018, 16:57

Олимпиадада җиңгән өчен – премия!

Башкортстанда мәгариф өлкәсендәге халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүчеләрне, призерларны, шулай ук, аларны әзерләгән педагогларны акчалата бүләкләү турында карар кабул ителде. Тиешле указга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

Документка ярашлы, укучыларның интеллектуаль сәләтен үстерүгә юнәлтелгән халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга Башкортстан Башлыгы премиясе агымдагы елдан раслана.
Олимпиадада җиңүчеләр һәм аларны әзерләгән педагоглар өчен премия — 60 мең сум, призерлар өчен 30 мең сум тәшкил итәчәк.
Олимпиада мәгариф өлкәсендә федераль башкарма власть органнары боерыгы белән расланган олимпиадалар исемлегенә керергә тиеш. Берничә олимпиадада җиңгәннәр яисә призлы урынга лаек булганнар өчен премия һәр ирешкән уңыш өчен бирелә.
Читайте нас: