Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь 2018, 17:24

Укудан буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә?

Җәйге каникуллар да ахырына якынлаша, балалар мәктәп ритмыннан ял итте, хәзер инде яңадан парта артына утырырга вакыт. Һәр ата-ана баласының һәрьяклап үсешкән булуын тели, шуңа гомум белемгә өстәмә белем ярдәмгә килә.

Районда өстәмә белем бирүче өч учреждение эшли, анда 5-18 яшьлек 2175 кеше йөри. Балалар туризмы үзәге туристик ярышлар, сәфәрләр һәм конкурслар оештыруга махсуслашкан. Үзәк педагоглары балаларны табигатьне яратырга, чыдам булырга, поход вакытында палаткаларда яшәргә, ашарга әзерләргә өйрәтә. Балагызның нәкъ шундый булуын теләсәгез, мотлак алар сафына язылыгыз. Туризм үзәге Языково авылы, Ленин урамы, 35 адресы буенча урнашкан.

Районның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе халыкны физик культура һәм спорт белән систематик рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча актив эш алып бара, балалар һәм үсмерләр арасында спортның 10 төре буенча физкультура-савыктыру һәм тәрбия эшен гамәлгә ашыра, бирегә 806 тәрбияләнүче йөри. Узган уку елында спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре республика күләмендә үткәрелгән 32 ярышта катнашып, призлы урыннар яулаган. “Агыйдел” Олимпиада әзерлеге республика үзәге ярдәме белән районда велоспорт та уңышлы үсешә. Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре бокс буенча тренер-преподавательләр спорт мастерлары Марат һәм Алексей Исхаковлар, Салават Шәйхразиев җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар арасында республика район –шәһәрләрендә һәм Русия Федерациясе өлкәләрендә бокс буенча ачык беренчелектә, республика турнирларында призлы урыннар яулый. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршында ГТО тест үткәрү үзәге оештырылган. 21 физкультура укытучысы ГТО нормаларын кабул итү буенча квалификация күтәрү курсларын үткән. Исегезгә төшерәбез, спорт мәктәбе Языково авылы, Җиңү урамы, 2/1 адресы буенча урнашкан. Әмма спорт мәктәбендә бары тик район үзәгендә яшәүче егетләр һәм кызлар гына шөгыльләнә ала дигән сүз түгел, районның барлык мәктәпләрендә дә төрле юнәлеш буенча ДЮСШ тренерлары эшли, анда теләге булган һәркем шөгыльләнә ала. Балалар иҗат йортында 20 берләшмә эшли, анда 579 бала йөри. Районның финанс ярдәме белән быел Техник иҗат йорты каршында киләчәкне үстерү буенча өстенлекле фәнни юнәлешләрнең берсе — робот техникасы эшли башлады. Техник иҗат йорты тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары Ватан геройлары көненә багышланган Бөтенрусия конкурсында һәм декоратив-гамәли иҗат буенча халыкара конкурс призерлары булды. Учреждениенең адресы: Языково авылы, Ленин урамы, 35.

Димәк, районның яшь буыны алдында яңа уку елында буш вакытны ничек үткәрим икән дигән сорау тормаячак, иң мөһиме — үзеңә охшаган шөгыльне дөрес сайлау.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: