Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2018, 19:25

“Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясе

Суд приставлары Башкортстанның яшь гражданнарына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә. Республикада ел саен үткәрелүче “Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясе башланды, аны Белем көне алдыннан Русия Федераль суд приставлары хезмәте оештыра.

Акция җәмәгатьчелек игътибарын алимент түләмәү мәсьәләсенә, алимент түләүләре белән бәйле суд карарларын башкару буенча суд приставлары эше нәтиҗәлелеген күтәрү, ана һәм бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүгә юнәлтүне максат итеп куя, шулай ук ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Акция барышында республиканың суд приставлары милек хәлен тишерү максатында бурычлыларның яшәгән урыннарына, малтабарлык эшчәнлеге алып барган урыннарга барачак, бурычлы гражданинның хезмәт хакыннан алимент бурычларын тотып калуның үзвакытында һәм тулы күләмдә башкарылуын тикшерәчәк.

Балигъ булмаган балаларын карауга акча түләмәүче хәсрәт-ата-аналарның административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылуы ихтимал. Мәсәлән, агымдагы елның 7 аенда суд приставларының район бүлеге тарафыннан алимент буенча бурычлыларга карата РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсе буенча 11 җинаять эше кузгатылды, 16 бурычлы РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35.1 мәддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарттырылды. Протоколларның берсен тикшерү нәтиҗәсендә бурычлы 10 тәүлеккә кулга алынды.

1 августта башланган һәм ай ахырына кадәр дәвам итәчәк “Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясен үткәрү кысаларында Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре структур подразделениеләрдә тематик ачык ишекләр көне үткәрә, киң мәгълүмат чаралары аша чыгыш ясый, балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия чаралары үткәрә, мәктәп кирәк-яраклары җыя һәм аларны балалар йортларына, якшәмбе мәктәпләренә һәм күпбалалы гаиләләргә тапшыра.

Р.Гыйзетдинов, бүлек начальнигы.
Читайте нас: