Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2018, 16:58

Яшьләр кытай телен дә өйрәнергә тиеш

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытайның “Синьхуа” агентлыгы журналисты сорауларына җавап бирде. Анда ул, аерым алганда, түбәндәгеләрне белдерде.

— Безнең университетлар Кытай Халык Республикасы белән үзара бәйләнештә тора. Башкортстан дәүләт университетында Русия-Кытай бизнес-инкубаторы булдырылган, анда студентлар бизнес төзү буенча кытай үрнәген өйрәнә. Безнең студентлар, Кытайга барып, аларның эше белән якыннан танышты. Башкортстан дәүләт медицина университеты Кытайның фәнни медицина өлкәсе белән актив бәйләнештә тора.
Әлеге вакытта яшьләрнең телләрне өйрәнүдә кытай теле ягына тартылуы бик мөһим, чөнки Кытай икътисады җитди үсеш күрсәтә. Бүген ул - дөньяның иң эре икътисады, шуңа да кытай телен белмичә, заман кешесе ул кадәр уңышлы була да алмый, — дидеул .
Читайте нас: