Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2018, 17:40

Янә очрашырга сүз куештылар

Җәйнең яртысы күз ачып йомган арада үтеп тә китте, Туризм, туган якны өйрәнү үзәге каршында эшләүче, районның иң матур почмагында урнашкан “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда икенче смена тәмамланды, анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 110 бала ял итте.

Аларга һава торышы хәерхаһлы булды, смена дәвамында диярлек кояш елмайды, ахырда гына яңгырлар башланды. Алар да бәйрәмне боза алмады. Барысы да план буенча барды, күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Сафка тезелү, отряд җырлары смотры, активистларны бүләкләү, концерт, чагу салют һәм дәртле дискотека.

Өлкән вожатый Гөлнара Якупова район гәзитенә икенче смена турында сөйли:

— Киңәшләшкәннән соң без икенче заездны диңгез тематикасына багышларга булдык һәм аны “Диңгезгә сәяхәт” дип атадык, һәм балалар белән сәяхәткә юлландык. Төрле яшьтәге балалардан торган биш отряд төзелде. Ун вожатый, физкультура һәм музыка работниклары, пешекчеләр хезмәт бурычларын җиренә җиткереп башкарды һәм балаларның ялы онытылмаслык булсын өчен тырышлык салды. Балалар тиз арада дуслашып алды, көн саен үткәрелүче тематик чаралар һәм конкурслар аларны шулкадәр берләштерде ки, хәтта смена ахырында хушлашырга теләмәделәр. Быел бездә беренчегә Стәрлетамак балалар йортыннан малайлар һәм кызлар ял итте, шулай ук Уфадан килүчеләр дә булды, ял итүчеләрнең күбесе благоварлылар. Алар арасында сәләтле балалар бик күп. Концерт саен без үзебезгә бер яңа йолдыз ачтык.

Көненә биш тапкыр тукландыру, саф һава, мунча, күңелле эмоцияләр, яңа дуслар, уеннар һәм чаралар — ял итү өчен тагын нәрсә кирәк? Балалар сәламәтлекләрен ныгытты һәм кояшта кызынып, көч-куәт туплап йортларына таралышты.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: