Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июнь 2018, 17:30

Күңелле ял минутлары

Күчәрбай урта мәктәбендә быел да көндезге лагерь уңышлы гына эшләде. Ул июньнең 1еннән 21енә кадәр дәвам итте. Мин дә дус-ишләрем һәм сыйныфташларым белән бик теләп ял иттем.

Безнең янда һәр көнне яраткан вожатыйларыбыз булды. Алар һәрбер көнебезне мавыктыргыч, кызыклы итәр өчен күп көч салды. Һәр көн нинди дә булса бер яңа чара белән истәлекле булды. Иң истә калганнарыннан “Могҗизалар кыры”, “Әкият иленә сәяхәт”, “Ребуслар”, “Ә сез беләсезме?“, “Экологик кроссворд” конкурсларын Нәфилә Назыйф кызы Кәбирова белән Гөлнур Зинур кызы Вәлиәхмәтова үткәрде. Люция Назыйф кызы Мусина һәм Рәмилә Лотфулла кызы Әхмәтшина җитәкчелегендә ике командага бүленеп КВН да уйнадык. Бер-беребез белән ярыштык, төрле кызыклы сорауларга җавап эзләдек, үзебез өчен бик күп яңалык ачтык. Уен, иҗади эш, җыр-биюләрдән беркем дә читтә калмады.
Шулай ук тәрбияче, бер үк вакытта мәктәпнең шәфкать туташы Эльвира Өлфәт кызы Сәләхова үткәргән “Сәламәтлек минутлары” да укучы балалар өчен ифрат файдалы һәм мавыктыргыч булды.
Лагерь начальнигы Фатыйма Гыйзетдин кызы Гыйльванова авылыбызның иң матур урыннары – чишмәгә һәм Каравыл тавына сәяхәт оештырды, аларның тарихы белән таныштырды, табигатьне сакларга һәм якларга кирәклекне аңлатты. Ә Илшат Әнәс улы Исламов саф һавада төрле спорт ярышлары үткәрде.
Бер көнне участок уполномоченные Илшат Фәрит улы Гайсин белән очраштык. Ул безне кызыксындырган сорауларга теләп җавап бирде.
Ачык йөзле һәм мөлаем пешекче апаларыбыз Гыйльванова Рәзилә Әкрам кызы белән Биглова Зөлфирә Фәндит кызы безне көн саен тәмле ашлар белән сыйлады.
Безгә, балаларга матур ял оештырганнары өчен укытучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Лагерьдагы вакыт файдалы үтте, бер-беребезгә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәндек, олысына да, кечесенә дә ярдәм кулы сузарга әзер булырга кирәклеген белдек.
Диана Нурлыгаянова, 5 класс укучысы, яшь хәбәрче.
Читайте нас: