Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 Май 2018, 17:15

Кабатланмас һәм онытылмас тамаша

24 май кичендә Языково авылының үзәк мәйданында район тарихында иң күләмле бию бәйрәме — уку елы тәмамлануга багышланган “Язгы бал-2018” үтте. Район үзәге җыр-моң дөньясына, укучыларның шат тавышына чумды.

24 май кичендә Языково авылының үзәк мәйданында район тарихында иң күләмле бию бәйрәме — уку елы тәмамлануга багышланган “Язгы бал-2018” үтте. Район үзәге җыр-моң дөньясына, укучыларның шат тавышына чумды. Чараны район хакимияте белән берлектә “Уфанет” компаниясе оештырды. Бәйрәмгә турыдан-туры әзерлек эшләре — сценарий язу, биюләрне кабатлау һәм башка оештыру мәсьәләләре белән Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсия үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Альберт Якупов һәм Лилия Гыйльманова шөгыльләнде.
Бу матур бәйрәм Языково авылының балалар бакчаларын, 9-11 классны тәмамлаучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны берләштерде. Оештыручылар тантананы башлау белән егетләр-кызлар Ленин урамы буйлап полонез ритмында район Мәдәният сарае каршындагы сәхнә урнаштырылган мәйданга килде. Алар башкорт, рус, заманча, вальс, рок-н-ролл, флешданс һәм башка биюләр башкарды. “Язгы бал-2018” чарасының төп темасы туган як җыр-моңнары иде.
Бу көнне бәйрәмгә килгән благоварлылар яшьләр мохитендә кичләрен күңелле итеп үткәрде. “Благовар” кулланучылар җәмгыятенең күчмә сәүдәсе эшләде, шашлык, төрле камыр ашлары тәкъдим ителде. Кичә бары тик биюләр белән генә чикләнмәде. Чара район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда концерт белән дәвам итте, аны Альберт Якупов һәм Альбина Әюпова алып барды. Мәктәп һәм балалар бакчасын тәмамлаучыларга район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов мөрәҗәгать итте. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәктәп тәмамлаучылар концерт номерларын тәкъдим итте.
Чарада катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү йөзеннән хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау системасы белән ведомствоара бәйләнеш оештырылган иде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Ахырда, мәктәп тәмамлаучылар гомерлеккә хушлашкан ваемсыз балачак билгесе булып, һавага төрле төсле шарлар очты.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: