Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 Май 2018, 19:09

Балалар гаскәрләре парады

Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан безнең балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә бакчада тәрбияләнүчеләрдән торган гаскәрләр парады үткәрелде. Һәр төркем теге яки бу гаскәрне тәкъдим итте.

Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан безнең балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә бакчада тәрбияләнүчеләрдән торган гаскәрләр парады үткәрелде. Һәр төркем теге яки бу гаскәрне тәкъдим итте. Биредә десантчылар да, чик буе сакчылары да, моряклар һәм очучылар да, махсус тәгаенләнештәге гаскәр дә бар иде, ә парадта катнашучы иң кечкенәләр санитар ролен башкарды. Парад алдыннан балалар әти-әниләре белән электромобильләрдән, уенчык машиналардан һәм велосипедлардан ясаган хәрби техника колоннасы үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаскәрләре парадында “Үлемсез полк” та оештырылды. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын алып килгән иде. Парадка Әфган сугышы ветераны Панарин Александр Павлович җитәкчелек итте. Сугыш чоры җырлары астында балалар колонналары әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре белән бакча тирәли үтте һәм митинг өчен махсус әзерләнгән мәйданчыкта тезелде. Балалар бакчасында оештырылган Бөек Җиңүгә багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучылар сугыш турында шигырьләр сөйләде, өлкән, урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр “Җиңү көне” җырын башкарды. Өлкән һәм әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе Татьяна Аллакаева белән “Сугыш чоры балалары” биюен башкарды, аннан соң тынычлык, дуслык һәм бердәмлек билгесе буларак кулдан ясалган ак күгәрченнәрне “очырдылар”. Икенче кече төркем тәрбиячесе Ольга Носкова “Сугыш ветераннарына” җырын башкарды.
Бер минут тын торганнан соң балалар бакча территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчкәләр салды. Парад салют һәм барысы бергә башкарган “Җиңү көне” җыры белән тәмамланды.
Татьяна Аллакаева, Языково авылының “Теремок” бакчасы музыка җитәкчесе.
Читайте нас: