Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 апрель 2018, 16:47

Йөрәгемне балаларга бирәм

Күптән түгел “Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының ел педагогы-2018” район һөнәри конкурс үтте.

Күптән түгел “Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының ел педагогы-2018” район һөнәри конкурс үтте. Анда катнашучылар интернетта үз сайтларын булдырырга, балалар белән педагогик чара үткәрергә, аңа үзаллы анализ ясарга һәм осталык дәресе кысаларында тәрбияләү, укыту һәм үстерүнең конкрет практикасын, технологиясен һәм ысулларын күрсәтергә тиеш иде.
Жюри фикере буенча 2 санлы “Әкият” балалар бакчасы укытучы-логопеды Исхакова Әлфия Нәҗип кызы район конкурсының җиңүчесе дип табылды. “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә — “Кояшкай” бакчасы тәрбиячесе Гучкова Светлана Вячеславовна, “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә — Языково авылының 3 санлы “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Юнысова Зөлфия Вәкил кызы, “Педагогик эзләнү” номинациясендә район үзәгенең 1 санлы “Кояшкай” бакчасы тәрбиячесе Ваһапова Гүзәл Фәнәви кызы җиңде.
Конкурста катнашучыларны ихлас котлыйбыз һәм эшләрендә артабан да уңышлар телибез!
Светлана Кәлимуллина,
район мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: