Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 апрель 2018, 18:48

“Теремок”тан – спорт үренә

Галәмне тәүге гизүче турында балачаклары узган гасырның 60-70нче елларына туры килгән малайлар гына белә дип уйлау — зур хата. Гагаринның ихлас елмаюы “Юра абыйга” охшарга тырышучы һәм ел саен “Без гагаринчылар” спорт олимпиадасында катнашучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да йөрәген “эретте”.

Галәмне тәүге гизүче турында балачаклары узган гасырның 60-70нче елларына туры килгән малайлар гына белә дип уйлау — зур хата. Гагаринның ихлас елмаюы “Юра абыйга” охшарга тырышучы һәм ел саен “Без гагаринчылар” спорт олимпиадасында катнашучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да йөрәген “эретте”. Ә моның өчен көчле, кыю, максатчан булырга кирәк. Андый балалар “Теремок” бакчасында аз түгел. Әмма алар арасында да иң-иңнәре бар — болар Аида Мөэминова һәм Ильяс Сәләхов. Әйткәндәй, Ильяс яшьтәшләре арасында район буенча да беренче урынны яулады һәм бу спортсмен иңендә зур җаваплылык ята — ул районыбыз данын республика дәрәҗәсендә якларга тиеш.
Ярыш программасы йөгерү, туп ыргыту, тигезлекне саклауга һәм сыгылмалылыкка сынауга исәпләнгән күнекмәләрне үз эченә ала. Ильяс боларның барысын да уңышлы үтәр, дип ышанабыз. Чөнки ул үз яшенә караганда күпкә көчле, откыр һәм акыллы, максатчан, күп шөгыльләнә һәм кайчандыр беркемгә дә билгеле булмаган Юрий Гагарин галәмне буйсындырган кебек спорт пьедесталын яуларга тели.
Светлана Мөэминова,
3 санлы “Теремок” балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы.
Читайте нас: