Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 апрель 2018, 18:30

Мич алдында кич утырулар

Авыл безнең иң күркәм, җанга иң якын гореф-гадәтләрне саклаучы булып тора. Шуңа анда яшәүчеләргә тарихны тергезү һәм саклау җәһәтеннән күп тырышлык салырга туры килә. Күптән түгел Таң урта мәктәбендә “Рус миче” бәйрәмен үткәрделәр. Чара бик уңышлы килеп чыкты. Ул әлеге мәктәп базасында үткән башлангыч касслар укытучыларының район семинары кысаларында үткәрелде.

3 һәм 2 класс укытучылары Гафарова Зилина Әгъләм кызы белән Хафизова Резида Раил кызы укучыларны борынгы гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштыру, аларда Туган илгә сөю һәм бәйлелек тәрбияләүне максат итеп куйган иде. “Рус миче” бәйрәмен үткәрү өчен спорт залында көнкүреш кирәк-яраклары ярдәмендә урыс өе җиһазландырганнар, хәтта мич макетын да ясап куйганнар. Ә укучылар үзләре рус халык костюмнары киеп алган. Кунак бүлмәсендә утырып, хуҗалар җыелучыларга мичләрнең кайчан барлыкка килүе, борын заманда ни өчен кирәк булулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Баксаң, тәүге мич барлыкка килүгә 3000 елдан артык вакыт үткән икән! Мич — ул мәдәниятебезнең бер өлеше һәм, иң беренче чиратта, гаилә учагын гәүдәләндерә.
3 һәм 2 класс укучылары кызыклы сәхнә күренеше күрсәтте, җырлар башкарды, такмак әйтте, төрле уеннар уйнады, табышмак чиште. Бәйрәм танып-белү элементларына ифрат бай булды. Тамашачылар да, катнашучылар үзләре дә бик канәгать калды.
— Без күпгасырлык мирасыбызны һәм халык традицияләрен саклауга киләчәктә дә тиешле игътибар бүләчәкбез, — дип белдерде чараны оештыручылар.
И.МАКСИМОВА.
Читайте нас: