Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 апрель 2018, 11:17

Фән нигезләрен үзләштерәләр

Пришиб урта мәктәбенә барып керүләре күңелле, биредә һәрчак чисталык, тәртип, белем эстәү, яңалык эзләү, тикшеренү, кызыксыну тантана итә. Яңа директор — БР мәгариф отличнигы, РФнең почетлы белем бирү хезмәткәре, сирәк очрый торган бүләк — А.Макаренко медаленә ия А.Г.Локманова килү белән ул элек җитәкчелек иткән Яңыш мәктәбендәге данлы традицияләр дә монда “күчте”, укучыларның фәнни-тикшеренү, туган якны өйрәнү эше икенче сулыш алды.

“Барлык проектлар, өстенлекләр, киң колачлы үсеш, инфраструктурага, мәгарифкә, сәламәтлек саклау һәм экологиягә, яңа технология һәм фәнгә инвестицияләр, икътисадны үстерү чаралары, талантларга, яшьләргә ярдәм – болар һәммәсе бер стратегик бурыч – Русияне тотрыклы үстерүгә булышлык итәргә тиеш”. (РФ Президенты В.В.Путинның Федераль Җыелышка Юлламасыннан).
Пришиб урта мәктәбенә барып керүләре күңелле, биредә һәрчак чисталык, тәртип, белем эстәү, яңалык эзләү, тикшеренү, кызыксыну тантана итә. Яңа директор — БР мәгариф отличнигы, РФнең почетлы белем бирү хезмәткәре, сирәк очрый торган бүләк — А.Макаренко медаленә ия А.Г.Локманова килү белән ул элек җитәкчелек иткән Яңыш мәктәбендәге данлы традицияләр дә монда “күчте”, укучыларның фәнни-тикшеренү, туган якны өйрәнү эше икенче сулыш алды.
Җитәкченең эш-мәшәкатен санап кына бетерерлек түгел: 8 торак пункттан (Пришиб, Яңыш, Шарлык, Нейфельд, Новоникольский, Викторовка, Алексеевка, Көнбатыш авыллары) 237 бала белем алуы уен эш түгел ич. Балаларны ике автобус йөртә. Яңыш һәм Пришиб мәктәпләре берләшү исәбенә укыту-белем бирү базасы күзгә күренеп яхшырган, укучылар мәктәп ашханәсендә кайнар аш белән тәэмин ителә, пешекчеләр аларны телеңне йотарлык камыр ризыклары, коймак-белен, мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән тәмле һәм файдалы турамалар белән сыйлый.
27 педагогның 23е — югары педагогик белемгә, 7се — югары квалификация категориясенә, 18е беренче категориягә ия. 2-11 класс укучылары шөгыльләнгән “Яшь эзләнүче” фәнни оешмасына рус һәм немец телләре укытучысы Э.Ф.Руденко җитәкчелек итә. Мәгълүм оешма “Лингвистика”, “Математика”, “Экология”, “Туган якны өйрәнү” кебек юнәлешләр буенча эшли. Шунысы да игътибарга лаек, биредә үз казаннарында гына кайнамыйлар, ә үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтергә, төрле конкурсларда катнашырга, җитди нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешергә тырышалар. Эшне җәмгыять белеме дәресләрендә һәм занятиеләрендә тема һәм юнәлеш сайлаудан, материал җыюдан, белем туплаудан, аны камилләштерүдән башлыйлар. Чираттагы этап — үзләрен “Фәнгә беренче адымнар” фәнни-гамәли конференциясендә күрсәтәләр, биредә иң яхшы фәнни эшләрне сайлап алалар. Һәм ниһаять, соңгысы — конкурсларның республика яисә бөтенрусия этаплары. Пришиб мәктәбендә белем алучы яшь эзләнүчеләрнең уңышлары турында без гәзит битләрендә берничә тапкыр яктырттык инде, бу Мәскәүдә үткән бөтенрусия туган якны өйрәнү конференциясе, Екатеринбургта үткән фәнни-гамәли конференция; “Бүгенге заманда мәктәп укучысы” бөтенрусия конференциясендә катнашканнан соң мактау сүзләре. 2018 елда фәнни оешма әгъзалары “БР укучыларының кече фәннәр академиясе” конкурсының муниципаль этабында үз эшләрен тәкъдим итте, 12 хезмәтнең 8е сынауны уңышлы үтте. Эшчәнлекнең икенче нәтиҗәле юнәлеше — чит телләр, атап әйткәндә, немец телен өйрәнүгә җитди игътибар бүленә. Чөнки төп белем бирү факторыннан тыш, сүз немец мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау турында да бара. Немец теле икенче чит тел сыйфатында өйрәнелә, “Немец теле — беренче икенче чит тел” бөтенрусия проектында катнашып һәм мәктәп, БДУ һәм Гете-институты белән хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү төзеп, пришиблылар бу өлкәдә дә үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән. 8 класс укучысы Эльвина Маннанова Халыкара туган тел, язу һәм мәдәният көннәренә багышланган республика форумында катнашкан.”Кошлар туе” борынгы немец бәйрәме” темасына фәнни-эзләнү эше язып, ул “Туган илне өйрәнү” номинациясендә туган мәктәбе данын лаеклы яклый. Аның фикеренчә, эзләнүнең көнүзәк булуы глобаль дөньяда төрле милләтләр тарихын һәм мәдәниятен белүдә һәм аның элементларын саклауда, эшенең максаты — немец халкының онытыла барган гореф-гадәтләрен тергезү. Укучының эше “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналында (№11, 2017 ел) дөнья күргән.
Пришиб мәктәбе фән белән генә яшәми. Биредә, шулай ук, спортка да зур игътибар бүленә. Физкультура укытучысы В.П.Котов тәрбияләнүчеләре район ярышларында җиңү һәм призлы урыннар яулый, шул исәптән ГТО нормаларын тапшыру буенча да. Вакытында мәктәптә уникаль спорт төре — рус лаптасын үстерергә тырышып карадылар.
Сигезенче класста белем алучы Ангелина Воронина февраль ахырында ДЮСШта үткән спорт фестивалендә үзенең яшь категориясендә ГТО нормативларын тапшыруда беренче урынны яулаган.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотолары.
Читайте нас: