Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 март 2018, 11:09

Биредә авыл өчен белгечләр әзерлиләр

Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы өчен яхшы белгечләр әзерләп чыгаручы 112 санлы һөнәрчелек училищесы 2016 елның 29 июненнән Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково авылындагы филиалы исемен йөртә башлады.

Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы өчен яхшы белгечләр әзерләп чыгаручы 112 санлы һөнәрчелек училищесы 2016 елның 29 июненнән Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково авылындагы филиалы исемен йөртә башлады. Соңгы сигез елда мәгариф оешмасына Зәет Мәүлет улы Зыятдинов җитәкчелек итте. Узган елда филиал мөдире итеп Садретдинов Азат Хәмзә улы тәгаенләнде. Бүген уку йортында 208 студент белем ала, шуның 75е — беренче курста, 71е уку йортын тәмамлый. Коллективта 31 кеше эшли, шуның 15е — педагоглар.
Авыл хуҗалыгы колледжы филиалында 2 һөнәр буенча белем бирәләр: төп гомум белем нигезендә “Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты” (уку вакыты 2 ел 10 ай), “Пешекче. Кондитер”. 2017-2018 уку елыннан мәгълүм һөнәргә уку вакыты 3 ел 10 ай тәшкил итә.
Биредә тиешле һөнәр алу өчен бөтен шартлар да тудырылган: иркен уку корпусы, кирәкле җиһазлар белән комплектлаштырылган остаханәләр, уку полигоны, студентлар өчен гомум торак.
Яңа уку елыннан уку процессында үзгәрешләр барлыкка килгән. Мәсәлән, урта һөнәри белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартларына ярашлы “Пешекче. Кондитер” һөнәре “ТОП-50” абруйлы һөнәрләр программасына керде, шуңа бәйле уку елы да бер елга артты. Махсус дисциплиналар преподавателе Гүзәлия Кәүсәр кызы Гаскәрова Самара өлкәсендә квалификация күтәрү курсларын үткән. Аның әйтүенчә, уку программасы бай һәм күпкырлы булган: тренинглар, семинарлар, лекцияләр, гамәли занятиеләр, WorldSkills International стандарты буенча осталык дәресләре. Билгеле булганча, мәгълүм ассоциация — эшче һәм инженер һөнәрләре буенча югары квалификацияле белгечләрне әзерләүдә дөньяда алдынгы оешма. Аның эшчәнлеге бөтен дөньяда һөнәри белем бирү абруен күтәрүгә һәм квалификация стандартларын гамәлгә кертүгә юнәлтелгән.
Дөньяның кулинария осталары серләрен, ризыкларны әзерләүнең заманча технологияләрен һәм инновацион технологияләрне аларга телевидение алып баручысы, кулинария студиясе җитәкчесе Илья Лазерсон кебек билгеле шеф-поварлар өйрәткән. Гүзәлия Кәүсәр кызы хәзер студентларын анда алган белем нигезендә укыта.
Уку йортын тәмамлаучылар имтиханнарны республика дәрәҗәсендә тапшырырга тиеш булачак, ә квалификация имтиханнары “Пешекче. Кондитер” һөнәре буенча — 5, ә “Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты” һөнәре буенча 3 модульгә катлауланачак. Шулай ук биредә В, С категорияле водительләр дә әзерлиләр. Азат Хәмзә улы әйтүенчә, уку базасы машина йөртүне уңышлы үзләштерергә мөмкинлек тудыра, өстәвенә, филиал ЮХХДИ заключениесен алган, хәзер имтиханның гамәли өлешен колледж филиалында да тапшырырга мөмкин.
Студентларның укудан буш вакыты кызыклы һәм күңелле үтә: бу төрле чаралар, кичәләр, РДКга һәм ФОЗга түгәрәк һәм секцияләргә йөрүләр, тематик атналыклар һәм бәйрәмнәр. Филиалда тәрбия эше өчен Аллаярова Эльза Зиннур кызы җаваплы.
Белем көне, “Беренче курс студентына багышлау”, “Көзге дискотека”, “Укытучылар көне”, “Яңа ел тамашасы”, Студентлар көне кебек чаралар, Әниләр көне белән котлау югары дәрәҗәдә һәм укучыларның актив катнашлыгында уңышлы үтә. Февральдә студентлар “Дәртле яшьлек” бию ансамбле (художество җитәкчесе Р.Х.Дейниченко) составында “Мин сәнгать дөньясына керәм” республика конкурсында катнашып, беренче урынны яулады.
Физик культура укытучысы Светлана Васильевна Низкопоклонная студентларда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә сөю тәрбияләргә тырыша. “Беренче курс студенты призына көзге кросс”, волейбол, баскетбол, мини-футбол, гер күтәрү, турникта күтәрелү, армспорт буенча, “Күңелле стартлар” һ.б. спорт чаралары гадәтигә әйләнде. Елына ике тапкыр Сәламәтлек көне үткәрелә.
Гомум торакта да тормыш кайный. Студентлар арзан туклану һәм яшәү белән тәэмин ителгән, ял бүлмәсе, сәламәтлекне ныгыту өчен тренажер залы эшли. Студентлар тәрбияче Гөлнара Назыйф кызы Якупова җитәкчелегендә Гомум торакта яшәүчеләргә багышлау, Гашыйклар көне, Масленица һ.б. бәйрәмнәр оештыра һәм актив катнаша.
Колледжда атнасына биш көн укуга бәйле, ялда студентлар өйләренә таралыша. Һәм дүшәмбедән белем алуны дәвам итү өчен егетләр һәм кызлар якшәмбе көнне янә бирегә җыела. Алган гамәли һәм теоретик белемнәре аларга тормышта бик кирәгәчәк, күңелләренә яткан эш табарга ярдәм итәчәк.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: