Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 ноябрь 2017, 12:42

Бергә барысын да булдырабыз

Көзге каникуллар вакытында, төгәлрәге, 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Первомайский урта мәктәбе дәресләрсез һәм билгеләрсез гаҗәеп балачак иленә әверелде, биредә лагерь көне шулай итеп төзелгән ки, беркемнең дә моңаеп утырырга вакыты юк. Алты көнгә класс бүлмәләре йокы бүлмәләре итеп үзгәртелгән, махсус җиһазландырылган, лагерь сменасына килүче балалар — районның төрле мәктәпләреннән килгән 108 укучы — йокы бүлмәләренә, шулай ук тамаша һәм спорт залына урнашты.

Лагерь эше Н.Ш.Байбурин җитәкләгән Туризм һәм экскурсия үзәге линиясе буенча гамәлгә ашырыла. Вожатыйларның күбесе үз хезмәткәрләре, шулай ук үзгәртеп корылганнан соң югарыда телгә алынган учреждениегә кушылган Пионерлар һәм укучылар йортының балалар-үсмерләр чараларын оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия педагоглары да бар.
Р.Х.Мостаева әйтүенчә, сменага бай эчтәлекле “Без булдырабыз” исеме бирелгән, һәм ул “Һәркайсыбыз күп нәрсә эшли ала, ә бергә булсак, барысын да булдырабыз” девизы астында үтә. Чаралар планы эшләнгән, тәүге ике көндә вожатыйлар балалар коллективы белән танышуга һәм аларны туплауга, отрядлар булдыруга зур игътибар бүлгән. Малайлар-кызлар отрядларга үзенчәлекле исемнәр биргән, мәсәлән, “Спарт-Эко”, “Red BuLL”, “Адреналин” һ.б.
Балалар әйтүенчә, аларга “Кеше аягы басмаган утрау” эшлекле уены, отряд визиткалары фестивале һәм “Талантлар шоуы” аеруча ошаган. Өченче көнгә алар янына кунакка ДЮСШ тренер-преподавательләре килгән һәм спортның алты төре буенча “Рыцарьләр турниры” үткәргән.
31 октябрьдә лагерь сменасына килүчеләр 5 автобуста Уфага сәфәр кылган, анда алар Башкортстан милли музеенда, “Семья” комплексында булган һәм кино караган. “Иҗат ит! Уйла! Эшләп кара!” кебек көн саен үткәрелүче мавыгулар түгәрәге занятиеләре һәм “Көн нәтиҗәләре” отряд учагы, “Акыллы малайлар һәм кызлар”, “Дәүләт символикасы” интеллектуаль марафоны, уен конкурслары белән флешмоблар, дискотека укучылар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырган.
Мәктәп бинасында бик җылы, рәхәт, чиста. 15 кешедән торган хезмәтләндерү персоналы һәм пешекчеләрнең эше югары дәрәҗәдә оештырылган. Өлкән пешекче Ольга Басилидзе, икенче пешекче Диана Теплова һәм хуҗалык эшләре мөдире Татьяна Козина җитәкчелегендә мәктәп пешекчеләре балаларны көненә 5 мәртәбә ашата.
Балаларны хәвеф-хәтәрдән саклау да яхшы куелган, без килгән көнне постта Владимир Дмитриев тора иде, автобус водителе Николай Феоктистов та үз эшенә җаваплы карый.
...Йокы вакыты булуга карамастан, балаларны моңа мәҗбүр итмиләр. Алар йокы бүлмәсендә тыныч кына үзара аралашалар, пианинода уйныйлар, малайлар спорт залында туп тибә. Кыскасы, биредә тәҗрибәле һәм креатив фикер йөрткән өлкәннәр җитәкчелегендә балалар коллективы өчен хөррият булырлык атмосфера тантана итә иде.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: