Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2021, 19:32

Үзебезнең томография булачак

Узган елның өченче кварталында дәваханәгә компьютер томографиясе кайтарылган иде. Районда яшәүчеләр аны эшләтә башлауларын түземсезләнеп көтә. Шулай булмыйча, компьютер томографиясе үтү өчен читкә йөрисе булмас иде.

— Без аны поликлиниканың рентген бүлмәсендә урнаштырмакчыбыз. Моның өчен биредә үзгәртеп корулар үткәрергә, персонал һәм пациентлар нурланыш алмасын өчен, бинаны санитар таләпләргә ярашлы җиһазлар белән тәэмин итәргә, йогышлы чир белән авыру шиге булган пациентлар өчен аерым керү урыны булдырырга кирәк. Бу эшләрне башкару, билгеле ки, өстәмә чыгымнар таләп итә. Бүлмәне яңадан җиһазландыру буенча проект-смета документлары әзер. БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан акча бүленгән. Әлеге вакытта төзелеш эшләрен һәм КТ җиһазын монтажлауны үткәрәчәк подрядчыны сайлау максатында аукцион бара, — диелгән үзәк район дәваханәсенең рәсми сайтында.
Бу процедура озак вакытны алмас, дип ышанабыз.
Читайте нас: