Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2021, 19:41

Туберкулезга “юк” дияргә вакыт!

Туберкулез – киң таралган йогышлы авыру.

Аның микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү авырып китүгә этәргеч булып тора.
Авыруның гомуми билгеләре
Күбрәк үпкә туберкулезы очрый. Авыруның иң беренче билгесе – температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда сизелә. Авыруның башында ук каты ютәл сизелгәли, тора-бара ул көчәя һәм какырык та килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану сәбәпле хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә.
Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкәне җимерә һәм бронхлар аша ютәлләгәндә һавага чыга.
Авыруны ничек ачыкларга?
Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин.
Район дәваханәсендә моның өчен флюорографик, санлы рентген аппаратлары бар, озакламый компьютер томографиясе эшли башлаячак. Соңгы 5 елда халыкның 81,4-85%ы профтикшерүләр узган.
Соңгы елларда табиблар антибиотикларга бирешмәүче туберкулез турында чаң кага. Туберкулезның дәвалауга бирешмәүче бу формасы авыру дәвалауны ахырына кадәр җиткермәгәндә, табиб билгеләгән даруларны вакытында һәм дөрес кабул итмәгән очракларда килеп чыга, ягъни таякчыклар “чыныга”. Бу очракта авыруны дәвалау бик озакка сузыла, көчлерәк һәм кыйммәтлерәк дарулар кулланырга кирәк була.
Шуңа күрә туберкулезны дәвалау бары тик табиб контроле астында гына булырга тиеш.
Туберкулезга каршы көрәштә беренче чиратта БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет – ягъни авыруга каршы торучанлык мөһим.
Шуңа күрә әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңласыннар иде. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк бит.
Организмның табигый каршы торучанлыгы да булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организм- ны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту – барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.
Туберкулез белән авыру буенча хәвеф төркемнәре турында
Өлкәннәр арасында:
- сулыш, ашказаны-эчәк тракты һәм сидек-җенес системасы органнарының хроник авырулары булган кешеләр;
- шикәр диабеты белән авыручылар;
- имигрантлар, күченеп килүчеләр, мәгълүм яшәү урыны булмаган кешеләр;
- наркологта, инфекциониста (ВИЧ буенча), психиатрда исәптә торучылар;
- озак вакыт гормональ препаратлар белән дәваланучылар.
Аларга үзләренең сәламәтлегенә игътибарлырак булырга кирәк.
Балаларда – шуларга өстәп туберкулезга каршы вакцина ясатмаучылар.
Районда һәм республикада туберкулез буенча эпидхәл елдан-ел яхшыра. Безнең район яхшы күрсәткечләре белән аерылып тора: мисал өчен, ел саен беренче тапкыр ачыкланучылар 5-6 кешедән артмый (2020 елда – 4 кеше, ягъни 100000 кешегә 16,1, БРда – 37,2).
Тәү ачыкланган һәм актив авырулар 100% стационарда дәвалана. Ел саен савыгуга бәйле 7-8 кеше туберкулез исәбеннән төшерелә (2020 елда 100 мең кешегә 34,1, 2018 елда 25,0 иде). Соңгы 3 елда районда туберкулездан вафат булучылар теркәлмәде.
Туберкулез белән авыручылар стационар, санатор дәвалану, йортта дарулар белән тулысынча тәэмин ителә.
Шуны истә тоту зарур:
1.Табиб кушканнарны төгәл үтәп даими дәваланып торсаң, туберкулезны җиңәргә мөмкин.
2.Организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын тәэмин итәргә һәм ел саен туберкулезга профтикшерү үтәргә кирәк.
Венера АСАЕВА, югары категорияле табиб-фтизиатр, РФ һәм БРның атказанган табибы.
Фото: medtyumen.ru
Читайте нас: