Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 март 2021, 14:50

Прививка гомерләрне коткара

Районда коронавирус белән авыручылар саны буенча хәл имин түгел.

Ел башыннан 94 кешенең Ковид-19 белән авыру очрагы расланды. Яңа төр коронавирус йоктыручылар Языково, Кашкалаша, Первомайский, Түбән Каргалы авылларында барысына караганда күбрәк. Тоташ гаиләләр белән авыру очраклары теркәлгән.
Аннан тыш, узган чорда 54 кеше дәваханәдән тыш пневмония белән авырган, бишесе вафат булган.
Районда яңа төр коронавируска каршы вакциналау бара. 715 доза ике компонентлы вакцина кайтарылган. Тәүгесе 417 кешегә ясалган. Болар – сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләре, социаль учреждениеләрдә яшәүчеләр һәм социаль хезмәтләндерү оешмалары хезмәткәрләре, 60тан узган һәм хроник авырулары булган гражданнар. Икенче компонентны 245 кеше алган. Беренчесеннән соң 4 пациентның 1-2 көн дәвамында тән температурасы күтәрелүе күзәтелгән, соңыннан хәлләре нормальләшкән; икенче компоненттан соң прививка ясатучыларның сәламәтлек торышында үзгәрешләр булмаган.
Прививканы теләсә кайсы эш көнендә ясатырга мөмкин. Моның өчен алдан язылу кирәкми. Билгеләнгән вакытта 14тән 17 сәгатькә кадәр поликлиникага килеп, анкета тутырасың, терапевтта тикшерү үтәсең һәм вакцинаны аласың.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: