Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 март 2021, 13:56

Булачак табиблар белән очрашу

Район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов һәм үзәк район дәваханәсе баш табибы Алмаз Заһидуллин булачак табиблар, медицина университеты студентлары белән очрашты.

Чара җылы, дустанә шартларда узды. Марат Азамат улы студентларга районның казанышлары һәм проблемалары, гамәлгә ашырыла баручы планнар, яшь белгечләргә ярдәм чаралары, районның дәвалау учреждениеләренә эшкә урнашканда нинди социаль гарантияләр булуы турында бәян итте.

Яшьләр, үз чиратында, чыгыш ясаучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Читайте нас: