Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 март 2021, 19:15

Тиздән барысы да яхшы булачак

Пандемия башлануның тәүге көннәреннән үк Зубов авылындагы ковид-госпитальдә эшләүче табиб Глеб Глебов бүген республикада яшәүчеләр арасында зур танылу алды. Аның фикерләренә хәтта хезмәттәшләре дә колак сала. Ул безнең гәзит өчен дә зур булмаган интервью бирергә ризалашты. Сүзебез – ковидтан соң тернәкләнү турында.

— Хәерле көн, доктор. Яныңдагы берәрсе авырып китсә, үзең дә сизмәстән паника башлана. Син үзең дә вирус йоктыргансың, һәм хәлләрнең мөшкелләнүе ихтимал сыман.
— Хәерле көн. Авыру кеше белән бәйләнештә булдың да син авырырга тиеш дигән сүз түгел. Монда вирус нагрузкасы дигән төшенчә бар. Әгәр битлек киеп йөргәнсез, дистанция һәм гигиена саклагансыз икән, димәк, сез шушы нагрузканы киметкәнсез, һәм организмыгыз нык бирешмәячәк, авыруны җиңел формада үткәрәчәксез.
— Авыру үткәннән соң да хәвефләре тиз генә бетми, диләр. Билгесезлек куркыта: аның нәтиҗәләре нинди?
— Иң элек үзеңне кулга алырга һәм тынычланырга кирәк. Кайда һәм нәрсә авыртуын ачыклагыз. Цитокин штормның башкача кабатланмаячагына инану мөһим, ул, кагыйдә буларак, авыруның 7нче тәүлегендә булырга мөмкин. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның янда булуы сезгә көч бирергә тиеш. Алар белән мөмкин кадәр күбрәк аралашыгыз.
— Стационардан кайткач нинди анализлар бирергә киңәш итәр идегез?
— Иң беренче чиратта үз-үзегезгә “колак салыгыз”. Мотлак рәвештә канның гомум һәм биохимик анализларын тапшырырга, бавыр ферментларын тикшерергә, бавыр һәм ашказаны асты бизенә, тромбозлар хәвефен булдырмас өчен аякларга ультра тавыш тикшерүе үткәрергә кирәк. Реабилитация системалы булырга тиеш, чөнки ковид вакытында төрле органнарның зарарлануы мөмкин. Ниндидер алтын стандартлар юк, һәркемнең үз үзенчәлекләре.
— Күпләр ис һәм тәм сизмибез, диләр. Аларны ничек тергезергә була?
— Эфир майларын, яраткан хушбуйларыгызны иснәргә, аларның исләрен искә төшерергә кирәк. Борыныгызны тозлы эремәләр белән чайкатыгыз. Тәм сизүләргә килгәндә – таныш азыкларны ашагыз, аларның исен, тәмен искә төшерергә тырышыгыз, баш миенең хәтерен яңартыгыз.
— Үпкәләрне тәртипкә китерү дә зур хезмәт таләп итәме?
— Реабилитация сыйфатында сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнү файдалы булачак. Кагыйдә буларак, үпкәләрнең түбән өлешләре зарарлана. Компенсация рәвешендә үпкәләрнең югары өлешләренең сулыш алу мускулларын үстерергә кирәк. Мин Стрельникова һәм Бутейко буенча гимнастика, өчтән бер өлешенә су тутырылган баллонга салам торбачык белән һава өрүне киңәш итәр идем. Шар кабартмагыз диясем килә, чөнки бөтен Европа илләре бу тәҗрибәдән баш тарткан.
— Әйткәндәй, Сезнең практикада кабаттан чирләүчеләр булдымы?
— Әйе, бар андыйлар, әмма бик сирәк. Нигездә вирус нагрузкасы югары булган медработниклар икенчегә авырый.
— Яңа төр вируска каршы күмәк вакциналау бара. Әлеге җәһәттән нәрсә әйтерсез?
— Әгәр коронавирустан прививка ясатырга уйласагыз, иң башта антитәнчекләргә анализ бирергә һәм иммуноглобулин Мны тикшерергә кирәк. Әгәр чир үткәргәнсез һәм титрлар югары икән, прививка ясатмасагыз да була. Хәтта иммуноглобулин G дәрәҗәсе түбән булса да, күзәнәкләрдә иммунитет саклана. Шулай да, халык бу сүзләргә колак салыр һәм тәүдә тикшерү үтәр, соңыннан гына вакцина ясатыр, дип ышанам.
Кеше авырый башлаганнан соң 11 көн дәвамында чир йоктырырга мөмкин, иммуноглобулин М 7нче тәүлеккә барлыкка килә һәм бу сезнең организм вирус белән “бәрелеште” дигәнне аңлата. Ә иммуноглобулин G булу сездә вируска каршы киртә бар икәнен күрсәтә. Ул якынча 14нче тәүлектә барлыкка килә.
Кайвакыт бер айдан соң сезгә ПЦР тест ясарга мөмкиннәр, һәм ул уңай нәтиҗә күрсәтәчәк. Бу сез кабат вирус йоктыргансыз яисә үзегез авыру йоктырырга мөмкин дигәнне аңлатмый. Болар вирусның калдыклары булырга мөмкин. Шунысын һич икеләнүләрсез әйтә алам, авыру башлануның 11нче тәүлегенә сез тирә-юньдәгеләр өчен хәвефле түгелсез.
— Безнең республикада бүгенге көндә вирус белән бәйле хәл ничек? Авыруның “өченче дулкыны” турында нәрсә әйтә аласыз?
— Хәл күпкә тотрыклыланды. Мин эшләгән дәвалау учреждениесендә урыннар бар. Ковид-госпиталь итеп үзгәртелгән дәваханәләр акрынлап ябыла башлады, ә безнең профильле госпиталь калачак, ул ковидка каршы көрәш тәмамланганга кадәр эшләячәк. Минем күзәтүләрем буенча, республикада яшәүчеләрнең яртысы авыруны үткәрде. Шуңа озакламый чир чигенер, дип уйлыйм. Аз гына түзәсе калды.
Читайте нас: