— Безнең районга квалификацияле медицина кадрлары кирәк. Бездә табиблар һәм урта медперсонал өчен менә дигән шартлар бар – заманча дәваханә бинасы, белгечләр җәлеп итү һәм аларны районда калдыру өчен муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә өстәмә чаралар эшләү буенча эш алып барыла, — дип билгеләде Марат Азамат улы.