Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 март 2021, 21:44

Елмаюлары якты булсын

“Сәламәт елмаю” модулен гамәлгә ашыру максатында Языково мәктәбендә былтыр ук инде стоматология кабинеты эшли башлаган иде. Яңа уку елы башыннан анда югары квалификацияле яшь белгеч Илвира Айнур кызы Ишбулатова эшли, ул 2020 елда гына Башкортстан дәүләт медицина университетының стоматология факультетын тәмамлаган. Илвира үзе дә үткәндә Языково мәктәбе укучысы, шуңа биредә зур теләк белән эшлим, ди.

— Сентябрь-октябрьдә Языково һәм башка мәктәпләр укучыларына профосмотр үткәрдек. Аның нәтиҗәләре буенча шуны әйтә алам, укучыларыбызда иң еш очраган төп проблема – кариес һәм пародонт авыруы. Әлеге авыруларның киң таралган сәбәбе – теш табибына барып күренүне озакка сузу. Уртак тырышлык белән әлеге проблеманы акрынлап хәл итәрбез, дип уйлыйм.
Стоматология кабинеты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр тулы эш көне дәвамында ачык. Алдан язылу буенча көн саен 6-8 укучыны кабул итәм. Тешләре сызлап килгән балаларга ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килгән чаклар да була. Алар, билгеле, чиратсыз керә һәм, беренче ярдәм күрсәткәннән соң, тиеш булганча, Языково үзәк район дәваханәсенең поликлиника стоматологына җибәрәм, — дип сөйли табиб үзенең эш көннәре турында. — Монда эшләве шундый рәхәт, җиңел. Барлык җиһазлар яңа, балалар стоматологиясенә куелган бөтен таләпләр исәпкә алынган.
Ачык йөзле һәм йомшак телле табибны укучылар да яратырга өлгергән инде.
— Илвира Айнур кызына инде берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем. Ул кирәкле сүзләр табып тынычландыра белә, шуңа бөтенләй куркыныч түгел һәм авыртмый да, — ди бу көнне дә стоматологка килгән югары сыйныф укучысы Виктория.
Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары эшен яңарту – үткәндәге яхшы эшне кире кайтару ул. Дәрес вакытында теш табибына планлы тикшерүгә барган, берәр проблема ачыкланса, сине кабаттан кабул итүгә язган чакларны барыбыз да хәтерли булыр. Уку йортларында стоматология кабинетлары булу һәркемнең теш табиблары хезмәтеннән файдалана алу мөмкинлеген арттыра, пациентны хезмәтләндерүнең адекват схемасын булдырырга ярдәм итә. Бу – укучы балаларга уку процессыннан аерылмыйча һәм педагоглар һәм әти-әниләре белән тыгыз бәйләнештә теш авыруларына бәйле проблемаларын хәл итү урыны. Килешерсез, дип уйлыйм, стоматология кабинетлары булу һәркем өчен уңайлы. Аларның планлы һәм озак вакытлы эшчәнлеген оештыру һәр укучының сәламәтлегенә аерым караш булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Әйтергә кирәк, “Сәламәт елмаю” модулен тормышка ашыру максатында республика шәһәрләре һәм районнарында 61 һәм Уфа шәһәре шәһәр округында 4 мәктәп стоматология кабинеты ачылган. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин БР Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә белдерде.
Аларда дәвалау-профилактика эше бер тапкыр санация үткәрү ысулы белән оештырыла. Укучыларны планлы санацияләү мәктәп директорлары белән килешеп расланган план-графикларга ярашлы лицензия алган моменттан оештырылган. Бу документларда стоматология тикшерүләре, авыз куышлыгын савыктыру өчен үткәрелүче дәвалау чаралары, күмәк профилактика чаралары, санитар-агарту эшләре каралган.

Читайте нас: