Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 март 2021, 21:39

Чал чәчлеләргә киңәшләр

Чәчнең агаруыннан качып котылып булмый. Ләкин аны тоткарларга була.

Халык медицинасында да чәчнең агаруын тоткарлаучы рецептлар җитәрлек. Шулардан берничәсе: 2 стакан солыны юып, өстенә 1 литр кайнар су агызабыз да сүрән утта 5 минут пешерәбез. Аннары төнәтеп, суытабыз. Көн саен ашар алдыннан 100 мл эчеп куябыз.
300 мл суны кайнатып чыгарып, 2 аш кашыгы киптереп төелгән кычыткан салабыз һәм сүрән утта 5 минут кайнатабыз. Сүндереп, 1 сәгать төнәткәч, көнгә 2 тапкыр 100 мл эчәбез. Кычыткан – канны чистарту чарасы, витаминнар, минераллар “сандыгы”.
Чәчләргә тукландыргыч маскалар ясау да булыша.\
1 баш суганны вак угычтан уып, чәч төбенә сылыйбыз. 15 минут тоткач, чәчне яхшылап юабыз. Атнага 2 тапкыр кабатласагыз, чәч ныгып, матурланып китә.
100 г майлы эремчекне бер чеметем генә кара борыч белән катнаштырып, чәч төбенә сылыйбыз. 1 сәгатьтән соң яхшылап юып төшерәбез.
Күпләргә ак чәч килешә дә әле ул. Бигрәк тә куе һәм кыска итеп кистерелгән чәчләрдәге “көмеш” кешегә ниндидер затлылык, олпатлык өсти. Игътибар итсәгез, Европада күпләр чәчен буямый, матур итеп кистерәләр генә.
Фото: tvoirodi.ru
Читайте нас: