Благовар хәбәрләре
+19 °С
Дождь
ВКОК
Сәламәтлек
5 Марта 2021, 16:30

Буыннар сызлавын ничек басарга?

Шифасы тиярлек берничә чара бар. Хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә буыннары сызлап җәфалана.

Әлбәттә, авыру башлангач та табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның белән киңәшләшеп, халык медицинасын файдалану яхшы нәтиҗә бирә.
Моның өчен кирәкле үләннәрне җәй көне җыеп, киптереп куярга мөмкин. Мәсәлән, әрекмән яфрагын суда чылатып, авырткан буыннарга ябалар.
Артрит вакытындагы авыртуны ат каштаны чәчәге төнәтмәсе дә баса. Моның өчен 20 чәчәккә 0,5 литр спирт салалар. Аннары ике атна чамасы төнәтәләр. Аны эчәргә ярамый, уыныр өчен генә кулланалар.
Артрит, полиартрит белән авыручыларга җир җиләге, чияне сөткә салып ашау да файдалы. Җиләк-җимешнең туңдырып куйганы да витаминнарын югалтмый.
Фото: systavi.ru
Читайте нас