Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 март 2021, 21:37

Амосов пастасы иммунитетны күтәрә

Амосов пастасындагы һәрбер әйбер үзе генә дә файдалы, әмма барысын бергә кулланганда аларның көче тагын да арта.

Әлеге катнашманы ясап куллана башласагыз, салкын тию һәм грипп кебек авыруларга организмның каршы торучанлыгы артачак. Чөнки ул иммунитетны күтәрә.
Әлеге пастаны әзерләү өчен йөзем – 0,5 кг, күрәгә – 0,5 кг, инҗир – 0,5 кг, кара җимеш – 0,5 кг, әстерхан чикләвеге – 0,5 кг, бал – 500 мл, 1 лимон кирәк.
Җимеш, чикләвек һәм лимонны иттарткычтан чыгарабыз да бал белән бутап, банкаларга тутырып куябыз.
Пастаны суыткычта саклыйбыз һәм ашар алдыннан 2-3 тапкыр 1 аш кашыгы кулланабыз.
Фото: takprosto.cc
Читайте нас: