Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 март 2021, 21:49

Альмира, бәйрәм белән!

Без фельдшерыбыздан уңдык. Альмира Сәрвәрованы Сынташтамак, Олы Әрәмә, Дүсмәт, Иске Сынташ һәм Яңа Сынташ авылларында яшәүчеләр һәрвакыт җылы ихтирам сүзләре белән телгә ала. Алар арасында медицина ярдәме сорап аңа мөрәҗәгать итмәгән беркем дә калмагандыр, мөгаен. Әйе, Сынташтамак медпункты мөдиренең ярдәме кирәкмәгән чак юк: авыру төн уртасы, ял һәм бәйрәм көн дип тормый.

Альмира Абрар кызы Дүсмәт авылыннан. Безнең күз алдында үсте. Мәктәптән соң медицина училищесына укырга керде. Соңыннан дипломлы белгеч туган ягына эшкә кайтты. Һәм менә 31 ел инде якташларының сәламәтлеге сагында тора. Барлыгы 290 кешегә хезмәт күрсәтә, шул исәптән – 48 инвалидка, өч яшькә кадәрге 7 балага, 18 яшькә кадәрге 36 кешегә. Ул бик белемле, тәҗрибәле, үз эшенә ифрат таләпчән. Пациентлар белән йомшак мөгаләмә иткәне, игътибарлы булганы өчен бик яратабыз үзен.
Фельдшер көн саен төшкә кадәр медпунктта кабул итүләр үткәрә, ә төшке ялдан соң авырулар, яңа туган балалар һәм инвалидларның хәлләрен белә. Транспорт булмауга да сылтанып утырмый, патронаж үткәрү өчен иң ерак авылга да, ә бу 7 км ара дигән сүз, җәяү чыгып китә. Күпләренең инвалидлыгы булган әби-бабайлар өчен Альмира Абрар кызы фельдшер гына түгел, психолог та, ул аларның аһ-зарларын тыныч кына тыңлый, киңәшләр бирә. Кирәк икән, авыл Советы депутаты буларак, тормыш мәсьәләләрендә ярдәм дә итә. Менә шулай авыл кешеләре өчен мөһим булган күп кенә проблемаларны хәл итү өчен без үзебезнең докторыбызга мөрәҗәгать итәбез. Чөнки ул якташларын борчыган бер генә мәсьәләгә дә битараф калмый.
Шундый чакларда “Ничек барысына да өлгерә икән?” дип берчә аптырыйбыз, берчә сокланабыз. Чөнки, төп эшеннән тыш, теләсә кайсы авыл хатыны кебек, аны да йорт хуҗалыгында тавык чүпләсә дә бетми торган эш-мәшәкатьләр көтә бит. Бәхетенә, ире Вазыйх Әхәт улы хатынының эшенә аңлау белән карый. Күп очракларда аңа водитель ролен башкарырга да туры килә.
Безнең авыллар халкы исеменнән Альмира Абрар кызын 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләргә телибез һәм намуслы хезмәте өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Йомшак куллары, ягымлы сүзләре, акыллы киңәшләре һәм киң күңеле өчен рәхмәт!
Әнисә ИМАЕВА, Күчәрбай авыл Советы авыл биләмәсенең Сынташтамак зонасы ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: