Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 февраль 2021, 10:57

Вакцина ковидтан коткара

Хөрмәтле благоварлылар!Яңа төр коронавирус йоктыру ихтималлыгыннан мөмкин кадәр ныграк саклануны тәэмин итү һәм авыруның мөмкин булган каты өзлегүләрен булдырмау максатында сезне Языково үзәк район дәваханәсе поликлиникасына прививка ясатырга чакырабыз. Эш көннәрендә үзегез өчен уңайлы вакытта 8.30дан 16.30га кадәр килергә мөмкин (төшке ял 13.00-14.00).

Прививкага Дәүләт хезмәтләре порталы аша, үзегезнең участок терапевты, медпункт фельдшеры, дәваханә регистратурасында (тел. 2-27-06, 2-27-21) алдан язылырга була.
Бүгенге көнгә районда 300дән күбрәк кеше вакцина ясаткан, алар үзләрен яхшы хис итә.
Вакциналау турында тулырак мәгълүматны табиб-эпидемиологта алырга мөмкин. Тел.: 834747 22668, 8 987 094 1917.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: