Максим Забелин әйтүенчә, 15 февральдән тоташ Башкортстан буенча халыкны планлы диспансерлау старт алачак. Ә 19 апрельдән (яисә, һава шартлары мөмкинлек бирсә, иртәрәк) “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе яңадан башланачак. Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет юнәлешендә алты медицина автопоезды юлга чыгачак.