Бүген 14 йөкле хатын исәптә тора, ә элегрәк аларның саны 40ка җиткән. Кызганычка каршы, бүген демография күрсәткечләре тоташ ил буенча кимүгә бара.
Аның каравы, яңа туган балалар үлеменә юл куелмый. 2020 елда 27 бала дөньяга килгән. Барысы да сау-сәламәт, үсешләрендә бернинди тай- пылышлар күзәтелми. Динамиканың шулай уңай булуында балалар табибы, шәфкать туташы һәм акушерканың берлектә грамоталы эш итүе зур роль уйный.
Соңгы өч елда Анжелика Юрьевна онкопатология скринингы үткәрә, ягъни хатын-кызларда яман шешләрне иртә стадиясендә ачыклау мөмкинлеге бирүче махсус анализ ала. Быел, шулай ук, халыкны диспансерлау эше дәвам итәчәк.
Иптәшлек хисе дә хас язмабыз героена: алар Рина Мостафина белән бер авылдан, Иске Сынныдан эшкә бергә килеп- кайтып йөриләр.