Бүген ул көндезге стационарда палата шәфкать туташы булып эшли. Йомшак күңелле булганы, беркемгә һичкайчан авыр сүз әйтмәгәне, медицина өлкәсендәге һәр яңалык белән хәбәрдар булганы, аны башкалар белән дә уртаклашып торганы өчен авырулар аны ихлас яраталар. Ә иң мөһиме – Рина Сөләйман кызының бөтен процедураларны авыртуларсыз башкаруын, табиб кушканнарны намус белән үтәвен, таләп ителгән санитар-эпидемиологик режимны тәэмин итүен белеп торалар.
Мәкаләбез герое кайчандыр биргән Гиппократ антына эштән соң да тугры кала. Шуңа берәрсенә ашыгыч рәвештә медицина ярдәме таләп ителсә, Рина Мостафинаның ярдәмгә килергә һәрчак әзер торуын белгәнгә, тизрәк аңа мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул, бар эшләрен читкә куеп, авыруларга ярдәмгә ашыга.
Шунысын да әйтергә кирәк, кызы Венера Риф кызы да әнисенең һөнәрен сайлаган. Һәм кайчандыр әнисе 2нче медицина училищесын тәмамлаган Уфа шәһәрендә терапевт булып эшли.