Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 февраль 2021, 18:36

Ковид-19: вакциналау дәвам итә

Башкортстанда яңа коронавирус инфекцияле пациентларны дәвалау өчен тәгаенләнгән койкалар өч меңгә диярлек кыскартылды. Респуб- ликаның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, аларның саны 6334тән 3667гә калды.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы мәгълүматларына ярашлы, 8 февраль иртәсенә 25 566 COVID-19 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә 163кә күбрәк. Барлыгы – 19 368, тәүлек эчендә 54 кеше савыккан. Дәваханәдә – 303 пациент, аларның 45е – авыр хәлдә. Ә 5 687 чирле өй шартларында дәвалана.
wwwww
Яңа коронавирус инфекция­сеннән республикага китерелгән 39 мең дозадан 24 мең кеше - вакцинаның беренче компонентын, 8 меңе икенче компонентын ясаткан. Хәзерге вакытта республика COVID-19дан вакциналауга “Госуслуги” порталы аша язылуны башлап җибәрде. Шушы юл белән 5 167 кеше язылган. Радий Хәбиров прививка ясау өчен чиратларга юл куймаска кушты. Бу бигрәк тә төбәкнең зур предприятиеләренә кагыла. “Кешеләр билгеләнгән вакытка оешкан төстә килсен һәм вакциналау үтсен”, — диде республика җитәкчесе.
wwwww
Узган елның 16 ноябреннән, Башкортстанның Ковидка каршы ситуация үзәге эшли башлаганнан алып, 45,3 меңнән артык шалтырату кабул ителде. Аларның 2,6 меңнән артыгы февральнең беренче атнасына туры килде, дип хәбәр итте Ковидка каршы колл-үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева дүшәмбе республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә.
Февраль башында Уфада 219-19-19 номерына кабул ителгән шалтыратуларның күпчелеге – коронавирустан вакциналау белән бәйле сораулар. Амбулатор ярдәмгә һәм коронавируска тест нәтиҗәләрен алуга кагылышлы сораулар хәзер икенче планга күчте.
“Безгә февраль башында шалтыратканнарның 41%ы диярлек яки меңнән артык кеше вакциналау белән кызыксынды. Бу темага бик күп сораулар килә, шул исәптән олы яшьтәгеләрдән дә. Бөтен сорауларга җентекле җавап бирәбез, аңлатабыз”, — диде Р.Үтәшева.
Фото: osnmedia.ru
Читайте нас: