Әмма монысы эшенең бер өлеше генә. Гомумән Елена Ивановна, башка техработниклар белән бергә, бина эчендә һәм территориядә чисталык һәм тәртип саклый. Косметик ремонт та күп көч таләп итә алардан.
Техработникларның хезмәтенә бәя биреп, Вадим Фәнил улы РФ Президенты В.Путинның һәм БР Башлыгы Радий Хәбировның май указларын бик урынлы искә төшерде: җитәкчеләребезнең карарлары нәкъ шушы намуслы хатыннарның тырыш хезмәте белән гамәлгә ашырыла да. Чөнки еш кына табиблар һәм шәфкать туташларының өмәгә чыгарга да вакыты булмый, һәм чүп җыю, чүп үләннәрен утау, чәчәкләр утырту эшләре күбрәк алар иңенә төшә.