Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2020, 01:16

Башкортстан химиклары 500 мең сум грант отты

"Мәгънәләр территориясе" Бөтенрусия яшьләр белем бирү форумында республика командасы проектны уңышлы яклап чыкты.

Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә узган Бөтенрусия яшьләр белем бирү форумында республика яшьләренең проекты уңышлы якланды.
Нәтиҗәдә, Башкортстан химиклары командасы 500 мең сум грант отты.

Русия Яшьләр башлангычларының грант конкурсында проектны Республика инженерлык лицей-интернаты тренеры, УДНТУның "Газохимия" юнәлеше студенты Тимур Маннанов тәкъдим итте.

"Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе" проекты мәктәп укучыларының химия буенча олимпиадаларын үстерүгә юнәлдерелгән. Аның нигезендә — Русиянең халык укытучысы Лиза Кыям кызы Әһәдуллина тарафыннан эшләнгән остазлык һәм эш методологиясе системасы.

Проектның партнерлары — Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Аврора" талантларны үстерү үзәге, Республика инженерлык лицей-интернаты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты.

Фото: sun9-22.userapi.com
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: