Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 апрель 2020, 20:30

1934 елда чәчү ничек үткән?

“Шәхси ударниклык астында чәчүне “отлично”га үткәрәчәкбез, аны нигездә 1 майга төгәлләячәкбез” – “Политбүлекче” гәзитенең 1934 елның 25 апрелендәге икенче санында шундый баш астында мәкалә дөнья күргән.

15-16 апрельдә үк башланган чәчү эшләре район хуҗалыкларында ифрат акрын темпларда бара. Аның билгеләнгән вакытка тәмамланмаячагы көн кебек ачык.
“Большевик”, “Фрунзе”, 2нче Бишьеллык, Быкин исемендәге һәм башка колхозлар аеруча сүлпән эшли. Җитәкчеләрдән күпләр “кар эреп бетмәгән”, “чәчәргә өлгерербез әле” дип чәчүне суза киләләр. Чәчү графигын бозган иптәшләр – “Большевик” колхозыннан Кучинский, Андрапов; Кучеров, Мажарук (“Быкин”), Алмаев (“Ирек”), Раманов, Бубик (“Ленин юлы”), Степанов (“Молотов”) һәм башкалар үзләренә нинди җаваплылык йөкләтелүен аңламыйлар микәнни? “Яңа тормыш” колхозы рәисе Павел Никишин колхозчылар җыелышы карары буенча эштән бушатылган һәм чәчүне өзгән өчен судка бирелгән. “2нче Бишьеллык” колхозы рәисе Ширгазин һәм партия лидеры Сәгадиев чәчү техникасының яхшы торышта булуы турында белдергән. Әмма, ачыклануынча, 2 чәчкеч яраксыз хәлдә булып чыккан һәм чәчү эшләрендә файдаланылмаган. Димәк, колхоз лидерлары үзләрен буш сүз сөйләүче итеп күрсәткәннәр (эшкә салкын караш фактын башкача ничек аңлатырга?).
Читайте нас: